<?xml version="1.0" encoding="UTF-8"?><song><title>Йөрәгемә керде Гайсәм</title>
<lyrics>[V1]
 Йөрәгемә керде Гайсәм
 Мин шатланам, куанам.
 Биләп алдың күңелемне
 Сине уйлап юанам.
 Бөек Аллам - Изге Гайсәм,-
 Куанычым Син минем,
 Бөек Аллам, Изге Гайсәм,-
 Ышанычым - Син минем.

[V2]
 Син һәр вакыт булчы минем
 Йөрәгемнең түрендә.
 Синең мактаулы исемең
 Мәнге булсын телемдә.
 Изге Гайсәм, минем Гайсәм,-
 Таянычым Син минем.
 Изге Гайсәм, минем Гайсәм,-
 Ышанычым - Син минем.

[V3]
 Рәхмәт Сиңа, Бөек Гайсәм,
 Арчыладың гөнаһтан.
 Минем өчен корбан булып
 Коткардың Син газаптан.
 Изге Гайсәм, минем Гайсәм,-
 Коткаручым Син минем,
 Изге Гайсәм, минем Гайсәм,-
 Таянычым Син минем.

[V4]
 Мәхрүм итмә безне Аллам,
 Тиңсез мәхәбәтеңнән.
 Калдырма безне беркайчан
 Чиксез Бәрәкәтеңнән.
 Син бит минем, Изге Гайсем,-
 Куанычым Син минем,
 Син бит минем Изге Гайсәм
 Ышанычым Син минем.</lyrics>
<hymn_number>45</hymn_number>
</song>